Шулай бәйрәм итәбез

Быел Татарстан Республикасының төп документы кабул ителүгә 28 ел. Ул 1992 елның 6 ноябрендә Югары совет сессиясендә кабул ителә. 
Бәйрәм уңаеннан республикада төрле чаралар үткәрелә. 
Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге 180 метрлы телеманара бу көнне Татарстан флагы белән бизәләчәк.  Шулай ук Казан циркы һәм Европадагы иң зур медиафасадларның берсе "Казан Арена" бинасы да республикабыз флагы төсенә керәчәк. Яшел, ак һәм кызыл төсләр белән Иннополистагы Попов исемендәге Технопарк бинасы да балкып торачак. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тарих эзләреннән... Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.
    187
    0
    0