Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Швед бәйрәмнәре

Ел саен август ахырында Швециядә кысла фестивале уза. Шведлар атна буе пешкән кысла белән сыйланалар, җырлыйлар, фейерверк җибәреп, күңел ачалар.30 апрель көнне шведлар җырлап-биеп, кышны озаталар. Бу...

Ел саен август ахырында Швециядә кысла фестивале уза. Шведлар атна буе пешкән кысла белән сыйланалар, җырлыйлар, фейерверк җибәреп, күңел ачалар.



30 апрель көнне шведлар җырлап-биеп, кышны озаталар. Бу төндә сихерче карчыклар шабашка җыелып, яз килергә комачаулап маташа, дип саныйлар. Ул кара көчләрне куркыту өчен, кешеләр зур-зур учакларга ягалар.
Җәйге кояш тигезлеге көнне (елның иң озын көнендә) Швециядә җәй уртасы бәйрәме – Мидсоммарны билгеләп үтәләр. Зур аланда яфраклар һәм чәчәкләр белән бизәлгән колга янында әйлән-бәйлән уйныйлар, җырлыйлар һәм бииләр. Кызлар чәчәкләр җыеп, багалар.


[gallery ids="1264,1265,1266,1267"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев