Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Син нинди җиләк-җимеш?

Җәйнең соңгы ае – җиләк-җимешнең өлгергән чагы. Ә йолдызнамә буенча син нинди җиләк-җимеш икән?

Кучкар – шәфталу Шәфталуны авызга кабу белән, суы чәчри. Ачуыңны чәчмә, тыныч бул!

Үгезбозау – алма Алма бик күп төсле. Син дә төрле була аласың. Һәр эшеңне уйлап эшлә!

Игезәкләр – чия Кәефең, ботакта үскән чияләр санынча, минут саен үзгәрә ала. Даимирәк бул!

Кысла – әфлисун Әфлисунны да, сине дә һәркем ярата. Аралашучанлыгың сокландыргыч!

Арыслан – дуриан Син, җиләк-җимешләр патшасы дуриан кебек, һәр эштә алдынгы.

Кыз – йөзем Тезелеп киткән йөзем җимешедәй, һәр нәрсәдә тәртип яратасың.

Үлчәү – мандарин Яңа ел алдыннан мандарин сайлаган кебек, озак сайланасың.

Чаян – лимон Лимон ачы, ләкин файдалы. Син дә катлаулы, әмма яхшы кеше.

Укчы – папайя Җылы як җимешен күрергә теләпме, һәрвакыт сәяхәткә омтыласың.

Кәҗәмөгез – өрек Башкаларны гаҗәпләндерергә яратасың. Моны сирәгрәк эшләргә тырыш.

Сукояр – бакча җиләге Җәен җиләкне көтеп алган кебек, сине дә һәр җирдә көтәләр.

Балык – помело Син сәер тәмле помелога охшагансың: бик үзенчәлекле кеше. Шундый булып кал!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев