Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ә СИН ТАТАРЧА БЕЛӘСЕҢМЕ?

22 апрель көнне Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен билгеләделәр!Бәйгедә Россия, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Төркия, Япония, Кытай, Финляндия,...

22 апрель көнне Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен билгеләделәр!
Бәйгедә Россия, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Төркия, Япония, Кытай, Финляндия, Бельгия, Канададан 14яшьтән 25 яшькәчә 500дән артык укучы һәм студент катнашты. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара, ә бәйге исә катлаулана. Гран-при ике җиңүчегә тапшырыла: берсе – Татарстанда яшәүчеләр арасында, берсе – чит төбәкләр өчен. 2014 елда гран-пригә Япония егете Юто Хисияма Сигэру һәм Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина лаек дип табылды. Узган ел Монреаль шәһәреннән Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш егете Айдар Шәйхин беренчелеккә чыкты. Быелгы җиңүчеләр исә Финляндия татары Наиль Бадретдин һәм Казан шәһәренең №27 гимназиясе укучысы Зилә Мөбәрәкшина.
Катнашучыларның көне шактый тыгыз узды, алар театрларга йөрде, танылган актерлар, иҗат кешеләре, редакция вәкилләре белән танышты. Иң кызыгы исә, чит илдән килгән яшьтәшләре белән татар телендә аралашырга өйрәнде. Киләсе елда кабат Казанда очрашырга сүз куешып, чиста татар телендә хушлашулары ни тора!
Фотолар Татаринформ сайтыннан һәм Эльвира Һадиева архивыннан алынды.
 
[gallery ids="445,191,172,168,167,192"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев