Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламләшү [дини хикәя]

-Исәнме, дустым! - дип кычкырды Сәед, мәктәптән чыгып баручы Госманны күреп. Малай бу мәктәпкә  күчкәч, алар бик нык дуслаштылар, бергәләп намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә башладылар.-Хәерле иртә!-...

-Исәнме, дустым! - дип кычкырды Сәед, мәктәптән чыгып баручы Госманны күреп. Малай бу мәктәпкә  күчкәч, алар бик нык дуслаштылар, бергәләп намаз укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә башладылар.
-Хәерле иртә!- дип елмайды Госман. - Хәлләрең ничек?
-Синмени инде ул Сәед? - дип, аларга кемдер эндәште. Госманның әтисе икән. Аны алырга килгән. Ул малайларга якынлашты.

-Әйе, мин, -дип җавап бирде Сәед һәм зур кызыксыну белән сакаллы абзыйны күзәтә башлады.
"Нинди кызык кеше, бүтәннәргә охшамаган да", дип уйлап куйды ул.
-Госман сезнең бергәләп догалар өйрәнүегезне әйтте, - дип дәвам итте сакаллы абый,-алайса, ник син безгә кунакка килмисең?
-Мин бер кереп чыгармын, - диде Сәед, бераз оялып. Госманның үзен инде берничә мәртәбә кунакка чакыруы исенә төште.
-Госман,- дип, әтисе улына борылды. Аның тавышы бераз кырысрак яңгырады, - син бит дустыңны күп нәрсәгә өйрәттем дигән идең. Ә нигә син аңа  иң гади әйберне өйрәтмәдең?
-Нәрсәне? - дип гаҗәпләнеп сорады Госман.
-Сәлам бирүне, - дип җавап кайтарды әтисе. -Пәйгамбәребез әйтә торган сәламне.
-Мин бу хакта бөтенләй уйламаганмын, - диде Госман, колак очларына кадәр кызарып.
-Улым, - дип йомшак кына эндәште әтисе, - һәр кич Җәмилә белән сиңа ислам нигезләре турында юкка сөйлиммени?! Сезгә сәлам хакында ни әйткәнемне оныттыңмы әллә?
-Юк, әтием, хәтерлим, - дип аны ышандырырга тырышты малай, - Безнең пәйгамбәребез :"Исламның иң яхшы чагылышы - кешеләрне сыйлауда һәм бар белгән-белмәгән кешеләрне "Сезгә тынычлык, Аллаһның рәхмәтен һәм Аның бәрәкәтен телим" дип сәламләүдә", - дигән.
-Әс-Сәламү гәләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтү - һи!-дип әйтте Госман Сәедкә.
-Вә галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! - дип җавап кайтарды тегесе.
-Менә күрәсезме, ничек тиз өйрәндегез! - дип елмайды әтисе. - Ярар, хәзер инде пәйгамбәребез сүзләренең беренче яртысын тормышка ашырыйк,- дип күз кысты ул. - Әйдәгез кафега туңдырма ашарга барабыз. Мин сезне сыйлыйм!
("Балаларга иң кирәкле догалар" китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев