Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын»

Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.

Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды. Ул Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылды. Бу сменада Россиянең 12 төбәгеннән меңнән артык бала катнашты.

Мондый уртак смена инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Быел Татарстанга Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең экология һәм лидерлык юнәлешләре вәкилләре килде: 300 яшь эколог һәм лидер дөньядагы иң кискен проблемалар һәм аларны чишү ысуллары турында фикер алышты. 

«5 ел дәвамында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Сәләт» иңгә-иң куеп эшлиләр һәм Татарстан яшьләре өчен генә түгел, башка төбәкләрдән килгән кунаклар өчен дә онытылмаслык мохит тудыралар. Минемчә, без акыллы, иҗади һәм максатчан яшьләр буыны тәрбиялибез. Үзара тәҗрибәләребез белән уртаклашып, без ниндидер яңа нәрсә булдырабыз һәм әлеге катлаулы эштә, һичшиксез, уңышка ирешәчәкбез. «Сәләт» – ул һәрвакыт кайтасы килгән урын», - дип ассызыкладыТатарстан Республикасы буенча Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе Динар Сафин.

«Сәләт»нең быелгы сменаларында төрле юнәлешләр буенча 800гә якын уку-укыту сессиясе үткәрелде, 200дән артык спикер килде. Барлык алты сменада да «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе эшләде. Трансляцияләрнең язмаларын Сәләтнең рәсми «Вконтакте» һәм YouTube аккаунтларында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев