Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәләтле балалар өчен

1 сентябрьдә талантлы балалар һәм яшьләр өчен махсус үзәк ачылачак.

1 сентябрьдә талантлы балалар һәм яшьләр өчен махсус үзәк ачылачак. Ул 2014 елда ачылган Олимпиада Үзәге базасында урнашачак. Ел дәвамында әлеге үзәктә республикадан меңләгән сәләтле бала катнаша алачак. Балалар гомуми һәм профильле белем алачаклар. Сәләтле, преспективалы яшьләрне барлау, аларның талантларын ачу һәм киләчәктә республикада калдыру – әлеге үзәкнең төп максаты булып тора. Ул “Сириус” белем бирү үзәге моделе буенча эшләячәк. “Әлеге үзәктә төп өч юнәлештә – фән, сәнгать һәм спорт буенча эш алып барыла. Ел дәвамында 12 төрле программа каралган”, - диде «Казанның талантлар университеты 2.0» АКБО башкарма директоры Айдар Акмалов “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә.

1 сентябьдән бирегә җиңел атлетика, биология һәм халык уен кораллары белән кызыксынучы сәләтле балалар җыела.  «Белем бирү үзәге лабораторияләрендә югары уку йортлары вәкилләре белән танышып, фәнни бурычлар өстендә эшләячәкләр. Миңа калса, бу республикадан талантлы яшьләрнең китү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - ди «Сириус» белем бирү үзәге мөгаллиме Игорь Седов. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мәгариф үзәгендә балалар үз сәләтләрен ачу өчен барлык шартлар да тудырылган, лабораторияләр заманча җиһазландырылган.  Белем бирү үзәгенә эләгү өчен ун яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга  https://utalents.ru/ сайтына кереп гариза тутырырга гына кирәк.

 

Фото «Татар-информ» сайтыннан алынды 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев