Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Соры китлар 5 ай дәвамында гына азыкланалар

Соры китлар - мыеклы китларның иң борынгы төре. Бу хайваннар кешегә борынгы вакытлардан таныш, чөнки китларның тормышы яр буендагы суларда үтә.Кайчандыр Дөнья океанында бу төрнең өч популяциясе яшәгән...

Соры китлар - мыеклы китларның иң борынгы төре. Бу хайваннар кешегә борынгы вакытлардан таныш, чөнки китларның тормышы яр буендагы суларда үтә.
Кайчандыр Дөнья океанында бу төрнең өч популяциясе яшәгән - Атлантик һәм Тын океанныкы - көнчыгыш һәм көнбатыш. Атлантик популяция бу төргә салкынканлы ау аркасында инде 18 гасырда ук Җир йөзеннән юкка чыга. 20нче гасырның уртасында көнбатыш популяциясен дә шундуй ук тәкъдир көтә. Әмма соңрак аның калдыклары төньяк-көнчыгыш Сахалинның ярларында табыла.
Бүгенге көндә исә бу төргә югалу куркынычы яный (популяцияның саны нибары 150 генә!), шуңа күрә ул Кызыл Китапка кертелгән.
Соры китларның озынлыгы - 11-15 метр, авырлыгы 37 тоннга кадәр җитә ала. Яңа туган кит балаларының озынлыгы уртача 3,5-5 метр.
Туганнарыннан аермалы буларак, соры китлар диңгез төбендә яшәүче организмнар белән тукланалар. Соры китлар 5 җылы ай дәвамында азыкланалар, ә елның калган вакытында җыелган май исәбенә яшиләр.
Соры китлар аларның яшәүгә сәләтлелегенә һәм репродукция процессына зыян салучы факторларга бик тә сизгер. Популяцияга янаган куркыныч - Сахалинның су буенда урнашкан нефть-газлы проектлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев