Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Созвездие-Йолдызлык”: быел яңа рекорд саны! /фото/

“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Азнакайда узган беренче сайлап алу этабы Татарстанның Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнарыннан 1500 артык к...


Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Азнакайда узган беренче сайлап алу этабы Татарстанның Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнарыннан 1500 артык катнашучы җыйды. Башка еллар белән чагыштырганда, зона бәйгеләре өчен бу яңа рекорд саны.

Жюри барлыгы 322 чыгыш карады, шуларның 60-ы «Вокал-соло» и «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә урыннар яулады. Бүләкләр һәм дипломнардан тыш, 1, 2, 3 урын алучылар Казанда 8-12 апрельдә узачак суперфиналга чакыру алды.
Лауреатларны бүләкләгәндә, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин “Созвездие-Йолдызлык”ның соңгы елларда райондагы мәдәният өлкәсен үстерүдә ярдәм итүен белдерде: Азнакайда ел саен яңа иҗат коллективлары барлыкка килә, авылда үскән сәләтле балалар әйдәп баручы уку йортларына керә, авыл җирендә мәдәниятне үстерү буенча Азнакай районы республикада лидерлыкка чыккан.
Район җитәкчесе сүзләрен фестивальнең жюри рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина да дәллиләде. “Азнакай районы сайлап алу турларының беренче зонасы булып юкка билгеләнмәде – соңгы елларда район җитәкчелегенең мәдәнияткә, сәләтле яшьләр үстерүгә, мөгаллимнәргә ярдәм итүгә саллы өлеш керткәнен күрәбез. Мондагы милли гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклау дәрәҗәсе мине аеруча сөендерә”, - дип белдерде ул.

Өч көн эчендә катнашучылар һәм аларның мөгаллимнәре белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге әйдәп баручы эшлеклеләр очрашты: фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, танылган хореограф Владимир Аносов, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты Раилә Гарипова.
Мәскәү губерния театры труппасы җитәкчесе, җырчы һәм телевидениедә алып баручы Алина Ивах һәм Мәскәүнең Мәдәният департаментының музыкаль проектлары җитәкчесе Даниил Иванов вокал һәм конферанс буенча мастер-класслар бирде.
Киләсе зона бәйгесе 3-4 мартта Зәйдә узачак.
XVIII “Созвездие-Йолдызлык” фестивале быел “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала.


Рифкать Якупов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев