Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Созвездие-Йолдызлык”ның Гран-при ияләре бүләкләнде - ФОТОРЕПОРТАЖ

Казанда “Созвездие-Йолдызлык”ның йомгаклау гала-концерты гөрләде. Быел эстрада сәнгате буенча Ачык республика телевизион яшьләр фестивале иҗат күгендә йолдызларны унҗиденче тапкыр кабызды.Бу кичен “Пи...

Казанда “Созвездие-Йолдызлык”ның йомгаклау гала-концерты гөрләде. Быел эстрада сәнгате буенча Ачык республика телевизион яшьләр фестивале иҗат күгендә йолдызларны унҗиденче тапкыр кабызды.

Бу кичен “Пирамида” сәхнәсендә 1250 яшь талант чыгыш ясады. Гала-концерт һәрвакыттагыча балаларның уңай энергетикасына бай, мавыктыргыч шоу форматында узды. Фестиваль турында алдагы язмаларда әйтелгәнчә, катнашучылар саны быел тагын да арткан. Араларында елдан-ел катнашып килүчеләр белән беррәттән, йомгаклау гала-концертында тәүге тапкыр чыгыш ясаучылар да бар иде. Актаныштан Айваз Галимов – шундыйларның берсе.
- Фестивальдә җиденче ел катнашам. Моңа кадәр “Вокал-соло” номинациясенең кече, соңрак урта яшь төркемнәрендә үземне сынадым. Ул юнәлеш буенча “Уникс”та быел 2-нче урын бирделәр. Тагын әле “Лачыннар” вокаль ансамблендә шөгыльләнәм. Җитәкчебез Рәфидә апа безнең мәктәптә музыка дәресен укыта. Ансамбль белән беренче ел катнашуыбыз бу. “Пирамида”га ук үткәч, безгә инде уңыш елмайды, - ди Айваз ансамбленең уңышлары турында. Егетләр фестивальнең 3-нче дәрәҗә лауреатлары булды.
Уңышның тырыш хезмәт, репетицияләрдә уздырган сәгатьләр һәм көчле омтылыш нәтиҗәсе икәнен фестиваль йолдызчыклары яхшы белә. “Созвездие-Йолдызлык” балаларының максатчанлыгы кечкенәдән үк үзен сиздерә башлый. 3-нче урын иясе – Әлмәттән “Шанс” бию коллективында шөгыльләнүче Аяз Мостафин, мәсәлән, үз нияте белән биюгә йөри башлаган.
- Әтием-әнием биеми, үзем теләп, биюгә язылдым. Әле 2-нче сыйныфта укыйм, биюгә дә 2 ел йөрим, “Созвездие-Йолдызлык”та да икенче ел катнашам. Монда миңа бик ошый, дуслар да табабыз, ял да итәбез, - дип бүлеште Аяз.
Кич буе залдагы тамашачы балаларның көләч йөзләрен күреп, аларның искиткеч чыгышларын карап, шаккатып утырды. Казаннан Миләүшә Ногманова һәм Инсаф Ганибаев дуэты башкаруында танылган “Ак чәчәкләр” җыры барысының күңеленә хуш килде. Бик яшь булуларына карамастан, жюри һәм тамашачы йөрәген яулап, алар 1-нче урынга ия булды. Ә Габделәхәт (Абдулахад) Алиҗанов кебек талантлар аркасында фестивальдә “Конферанс” номинациясендә дә Гран-при өләшергә булыр иде. Менә кызганмаган аңа Ходай сәләтне! Кече яшь төркемендә катнашкан бу малай программа буена тамашачының кәефен күтәреп йөрде. Соңрак исә лаеклы 1нче урынын да алды.

Фестиваль юлын яңарак башлаган сабыйларны “Созвездие-Йолдызлык”ның “ветераннары” әйдәп килә. Питрәчтән 1-нче дәрәҗә лауреаты Зилә Гибатованың бу елы фестивальдә соңгысы булды. Зилә монда 13 ел рәттән катнашкан. Кечкенә вакытта “Вокал-соло” номинациясеннән башлаган булса, соңрак “Восторг” вокаль триосы составында үзен таныткан. Аның “Созвездие-Йолдызлык”ның киләчәк буынына әйтер сүзе бар:
- Бу фестиваль миңа зур тормышка этәргеч бирде, татар җырын яратырга өйрәтте. Монда катнашып, мин зур тәҗрибә алдым. Иң якын, чын дусларым белән дә мин нәкъ менә монда таныштым. Фестиваль ярдәмендә бүген иң шәп уку йортларының берсе – РАТИның (ГИТИС) 3-нче курсын тәмамлыйм. Ул уку йортында Татарстан балалары җылы, дустанә мөнәсәбәтләре белән аерылып тора, анда безне бик яраталар. Фестивальдә кечкенәләргә юл биреп, аларга шуны әйтер идем: үтмәгәннәргә – борчылмаска, ул алар өчен этәргеч кенә булырга тиеш, җиңүчеләргә – тукталып калмаска, ә яраткан фестивалемә күбрәк яшь талантлар, рәхмәтле балалар телим.
“Созвездие-Йолдызлык”та катнашучылар гына түгел, аларның остазлары да үсеш ала. Татарстанның атазанган мәдәният хезмәткәре Лилия апа Ялалованың (Актаныш районы) фестиваль гомере кадәр тәҗрибәсе бар икән! Өстәвенә, ел саен аның канаты астында тәрбияләнүчеләр “Пирамида”да чыгыш ясамый калмый. Лилия апа уңыш серен безгә дә ачты.
- 17нче ел яшь конферансьелар әзерлим. Балаларымның уңышы – аларның сәләтендә дип уйлыйм. Бәлки отышлы текст та ярдәмгә киләдер: балаларга аңлаешлы, бераз юмор белән булырга тиеш ул. Балалар белән эшләгәндә, тиктормас сабыйларны сайларга тырышам, аларның энергиясен дөрес юнәлешкә җибәрсәң, менә дигән артист чыга. Шундый тактика белән инде берничә буын тәрбияләдем, беренче шәкертләрем бүген инде укып чыгып, сәнгатькә якын өлкәләрдә хезмәт куя. - ди Лилия апа. – Фестивальне мин ипи-су урынына күрәм, сәламәтлегем нык булсын өчен кирәк ул, ел саен көтеп алам. Мәртәбәле исемне дә шушы фестивальдә бирделәр. Киләчәк турында шаярып, монда үлгәнче катнашырмын инде дип исәплим.

Матур гадәтне дәвам итеп, ТР Президенты карары белән “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемне Арчадан Эльза Камалова, Әлмәттән Маргарита Низамова һәм Казаннан Юлия Цветковага тапшырдылар.
Фестивальнең Гран-при ияләрен чараның махсус кунагы – Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.
- Барыгызны да әлеге зур бәйрәмдә сәламлим! 17 ел эчендә фестиваль республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы әһәмиятле вакыйгасына әйләнгән. Икенче ел рәттән ул ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтә. Бу фестиваль зур бер миссия үти – яшь талантларга тормышка юл ача. Мондый энҗеләрне эзләп табып, алар белән бәяләп бетергесез хезмәт башкарганнары өчен – мөгаллимнәргә, ә мондый киң күләмле шоу өчен оештыручыларга зур рәхмәт, - дип билгеләде Премьер-министр.

“Вокал “ номинациясендә Гран-прига Зәйдән “Азаль” җыр һәм бию ансамбле ия булды. Ә “Хореография” номинациясе буенча Гран-при Лениногорсктан “Пируэт” бию төркеменә эләкте. Фестивальнең җиңүчеләре һәм аларның мөгаллимнәре акчалата премия һәм бүләкләр белән хөрмәтләнде.
Искиткеч шоу һәрвакыттагыча “Кояш Дискотекасы” белән тәмамланды.
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА
Рифкат ЯКУПОВ фотолары
[gallery link="file" columns="2" ids="7183,7184,7185,7186,7187,7188,7189,7190,7191,7192,7193,7194,7195,7196,7197,7198,7199,7200,7201,7202,7203,7204,7205,7206,7207,7208,7209,7210,7211"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев