Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ставропольдә юл һәлакәтләрен милли биюләр, шул исәптән татар биюе дә башкарып кисәтәләр

Төбәктә яшәүче татар, рус, төркмән, ногай һәм даргин милләтләре үзләренең сәхнә киемнәрен җәяүлеләр тагарга тиешле ут кайтаргычлар белән бизәгән.Ставрополь краеның Төркмән районы үзәгендә җәүялеләр кү...

Төбәктә яшәүче татар, рус, төркмән, ногай һәм даргин милләтләре үзләренең сәхнә киемнәрен җәяүлеләр тагарга тиешле ут кайтаргычлар белән бизәгән.


Ставрополь краеның Төркмән районы үзәгендә җәүялеләр күп йөри торган урында татар, рус, төркмән, ногай һәм даргин милләтләре вәкилләре үзенчәлекле лезгинка биегән: алар аны кич белән урамда җәяүлеләр тагарга тиешле утны кире кайтаргыч элементлар киеп башкарган, дип хәбәр итә Ставрополь краеның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.
Страврополь төбәгендә яшәүчеләр шул рәвешле юл-транспорт һәлакәте мәсьәләсенә игътибарны арттырырга тели. Төнге вакытта, томанлы, карлы-буранлы көннәрдә ут кайтаргыч элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап калыр дигән өмет белән биючеләр урамда кешеләргә йөзләгән “утлы” значоклар тараткан. Хәзер Төркмән районында милли сәхнә костюмнарын – итәк, камзулларны ут кайтаргыч элементлар бизәп торачак. Шулай яшь артистлар Ставрополь ягының башка районнарында да урамнарга “гастрольләргә” чыгарга ниятли.

"Татар-информ"нан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев