Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шумахер – китапханәче?!

Әйе, нәкъ шулай: Шумахер – дөньяның иң танылган китапханәчеләре рәтендә. Сүз автоузышчы хакында бармый, Россиядә беренче китапханәче булып танылган Иван Данилович Шумахер турында әйтәбез.

 

Әгәр сине дә бу һөнәр кызыксындырса...

Кирәкле сыйфатлар: белемгә омтылучанлык, аралашучанлык, киң эрудиция, җитезлек, башкалар белән уртак тел таба белү.

Уңай яклары: китапханәчеләр яңа гына чыккан китаплар белән беренчеләрдән булып таныша. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү җае бар. Танылган әдипләр, кызыклы шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге дә зур.

Тискәре яклары: соңгы вакытта китап укуга кызыксыну кими, китапханәгә йөрүчеләр дә аз. Китапханәче исә укучыларны җәлеп итү алымнарын уйлап табарга тиеш.  Бу һөнәр иясенең хезмәт хакы түбән. 

Нишләргә кирәк? Китапханәче булу өчен тыныч холыклы, төрле кешеләр белән аралашуга әзер булу зарур. Әлбәттә, кече яшьтән китапны дус итәргә, күп укырга, белемгә омтылырга кирәк. Бу – тырышлык, түземлек сорый торган һөнәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев