Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сусауны басар өчен файдалы эчемлекләр

Эссе көннәрдә сусавыгызны әлеге эчемлекләр белән басыгыз. Алар тәмле дә, файдалы да.Кызыл карлыган морсыСоставы: 1 стакан карлыган, ½ стакан шикәр комы, 1 л су. Җиләкләрне юыгыз һәм өсләрен баскалап с...


Эссе көннәрдә сусавыгызны әлеге эчемлекләр белән басыгыз. Алар тәмле дә, файдалы да.
fruit drink on the glass with berry
Кызыл карлыган морсы
Составы: 1 стакан карлыган, ½ стакан шикәр комы, 1 л су. Җиләкләрне юыгыз һәм өсләрен баскалап согын чыгарыгыз. Изелгән җиләк өстенә кайнар су салып 10 минут кайнатыгыз. Аны сөзегез. Шикәр өстәп, карлыган согы һәм кайнатылган сыекчаны кушып, барысын бергә болгатыгыз. Суытып эчегез.


Чия морсы
Ингредиентлар: су – 1 л, чия – 250 г, шикәр – 200 г, дарчин (корица) 1 чеметем. Җиләкләрне юып согын чыгарыгыз. Изелгән чия өстенә кайнар су салып аны бераз кайнатыгыз. Сөзегез. Шикәр өстәгәч, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Чия согын да өстәп болгатыгыз һәм дарчын өстәгез. Суытып эчегез
Гөлҗимеш һәм алма морсы
Ингредиентлар: 500 г ачы алма, 80 г гөлҗимеш, бал яки 100 г шикәр комы, 1 л су, апельсин/лимон цедрасы, яратучыларга лимон согы. Алманы һәм гөлҗимешне юып, вак итеп турагыз. Салкын су өстәп кайнатыгыз. Сөзегез. Сыеклыкка бал яки шикәр комы, цедраны һәм яратучыларга лимон согын өстәп болгатыгыз. Суытып эчегез.
Алма морсы
Составы: 250 г ачы алма, 1 л су, ½ стакан шикәр комы. Алмаларны юып турагыз. Су өстәп 10 минут кайнатыгыз. Сөзегез. Сыеклыкка шикәр өстәп тагын 1-2 минут кайнатыгыз һәм суытып эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев