“Сәйдәш остаханәсе” сезне көтә

Менә шундый телефон куйгыч кирәкме сезгә? Ә аны үзегез ясарга өйрәнергә телисезме? Шулай икән, 22 май көнне 14.00 сәгатьтә “Сәйдәш остаханәсе”нә кушылыгыз! Аида Сәйдәшева барысына да өйрәтер. Кирәкле әйберләрне бүген үк әзерләп куйсагыз да була: бәдрәф кәгазе катыргысы, 4 канцеляр кадак, төсле карандашлар яки фломастерлар, төсле кәгазь, карандаш-җилем (клей), кайчы, гади карандаш, гади скотч, сызгыч (линейка), пистолет-җилем яки “клей-момент”.
22 май көнне “Сабантуй” журналының инстаграм аккаунтында @sabantuy_journal туры эфирда мастер-классны карарга мөмкин булачак. Шулай ук әлеге аккаунт һәм “ВКонтакте”дагы рәсми төркемебездә мастер-класста катнашырга теләвегезне язып калдырсагыз, без сезгә ZOOM платформасы өчен сылтама да җибәрәчәкбез.
Остаханәдә очрашканга кадәр!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.