Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сыртланова урамындагы балалар паркын ни көтә?

 Быел шушы тирә-йортларда яшәүчеләр шатлана ала: Сыртланова урамындагы балалар паркын төзекләндерәчәкләр.Парк бизәлешенең төп идеясе калейдоскоп образы белән бәйле. Ул стильләштерелгән әкият перс...

 
Быел шушы тирә-йортларда яшәүчеләр шатлана ала: Сыртланова урамындагы балалар паркын төзекләндерәчәкләр.

Парк бизәлешенең төп идеясе калейдоскоп образы белән бәйле. Ул стильләштерелгән әкият персонажлары сыннары, эскәмияләр, декоратив яктырткычларда чагылачак.
Биредә скалодром, төрле яшьтәге балалар өчен уен комплексы, сәхнә булдырылачак. Моннан берничә көн элек язганыбызча Сыртланова урамындагы балалар паркында бәдрәф, әни һәм бала бүлмәсен булдыру, җәяүлеләр сукмакларын яңарту, чүп савытларын урнаштыру, паркны велосипед юлы белән уратып алу планлаштырыла. Бакчачылык культурасы белән таныша аласыннар өчен, биредә кечкенә бакча булдырачаклар.
Архитекторлар әйтүенчә, паркны төзекләндерүдә кулланылачак барлык элементлар да балалар өчен куркынычсыз булачак. Футбол кырын койма белән камап алачаклар.
Халык тагын мондый тәкъдимнәр белән чыкты:
– шахмат өстәлләрен урнаштырыру
– спорт җайланмалары прокаты пунктын оештыру
– бакчада җиләк-җимеш агачларын утырту яки фонтаннар булдыру
– эскәмияләрне каплаулы итеп ясау
– туңдырма һәм таталы мамык сату пунктларын булдыру
– Совет мультфильмнары һәм әкиятләре персонажлары сыннарын урнаштыру.
ФИКЕР:
Олеся Яранцева, финансчы, Гарифжанов урамында яшәүче:
– Гомумән алганда, миңа проект ошады. Ләкин өстисе әйберләр бар. Мисал өчен, миңа шахмат өстәлләрен урнаштыру, су почмагын булдыру идеяләре ошады.

Халык фикере белгечләр тарафыннан анализланачак, проект өстәмәләр кертү өчен архитекторларга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев