Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сыйфатсыз кием куркыныч булырга мөмкин. Мәктәп формасын ничек сайларга?

18 августта Казанда тегү фабрикаларының берсе сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе б...

18 августта Казанда тегү фабрикаларының берсе сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе белгечләре Белем көне алдыннан мәгълүмат кампаниясен башлады.
школа
"Уку елы башланыр алдыннан без бирегә ата-аналарга дөрес мәктәп формасы сайларга ярдәм итәргә җыелдык. Кайбер ата-аналар тар киемнең кискен тын юллары вирус инфекциясенә сәбәп булуын уйламый, ә тәнгә тиеп тора торган сыйфатсыз материалларның дерматит һәм экзема кебек тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Сыйфатсыз киемнәрнең баш әйләнүенә һәм күңел болгануга да китерергә мөмкинлеге турында уйлап караучы да юк", дип билгеләп үтте идарәнең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Светлана Филиппова.
Белгеч балалар киемнәре тегү өчен натураль материалларны сайлау мөһимлеге турында сөйләде һәм форма ике төргә көндәлеккә һәм бәйрәмгә кия торганга бүленә диде.
Балалар һәр көн 8-9 сәгать кия торган киемнәр яртылаш йон, мамык тукымадан яки ясалма ефәктән торырга тиеш. Кызлар һәм малайлар күләмәкләрендә синтетик сүс 35 процент тәшкил итәргә тиеш, ә костюмнарда - 55 процент. Әгәр ата-аналар сатучыга көндәлек кием кирәк дип белдерсә, ә кибет вәкиле аларга синтетик сүс күләме артык булган кием сатса, ведомство бу хәлне хокук бозу дип бәяли һәм кибеткә карата чаралар күреләчәк.
Светлана Филиппова беренче чиратта, кием һәм аяк киеме бала өчен уңайлы булырга, ә әйберләр хәрәкәтләрне чикләргә һәм уңайсызлык тудырырга тиеш түгел дип белдерде. Аяк киемнәренең размеры запасы 7 мм дан артырга һәм 4-5 мм га ким булырга тиеш түгел. Башлангыч сыйныфка баручылар өчен мәктәп букчаларын сайлауга да аерым игътибар бирү зарур. Портфельләр киң каешлы, каты аркалы, яктылыкны кире кайтара торган элементларыбулырга, ә авырлыгы 700 граммнан артырга тиеш түгел.
Ведомство вәкиле мәгълүматларына караганда, быел тикшерү планында мәктәп формалары буенча күзәтчелек чаралары каралмаган. Эш шунда ки, тикшерелергә тиешле объектлар куркынычлык классы, нинди зыян китерергә мөмкинлеге буенча билгеләнә. Ә мәктәп формасын тегү түбән гигиена рискы товарлары классына керә һәм планга соңгы итеп кертелә.
Планнан тыш тикшерүләр Роспотребнадзор мөрәҗәгатенә җавап буларак үткәрелә, соңгы елларда форма сыйфатына шикаятьләр булмады, шуңа күзәтчелек чаралары каралмаган. Хәзер республика территориясендә лицей һәм мәктәп укучылары өчен кием әзерләүче 40 предприятие бар.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев