Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Табигать кочагында... бәла сагалап тора!

Җәйне кем генә яратмый да, кем генә зарыгып көтми икән?! Яздан соң, бераз арып, әмма уңышлы уку елын тәмамлаганнан соң, бигрәк тә кадерле ул безгә, дуслар, шулай бит?! Ә алда – каникул! Алда – кояшлы,...

Җәйне кем генә яратмый да, кем генә зарыгып көтми икән?! Яздан соң, бераз арып, әмма уңышлы уку елын тәмамлаганнан соң, бигрәк тә кадерле ул безгә, дуслар, шулай бит?! Ә алда – каникул! Алда – кояшлы, җылы җәй айлары! Ул – җиләкле, чәчәкле болыннарда хозурланып, эсселектән суда коенып, ләззәтләнү чоры да. Әйе, ләззәт алу булып кына калса ярый да... Су буенда бәла сагалап торырга да мөмкин ләбаса. Үзеңә бәла-каза, якыннарыңа, туганнарыңа кайгы-хәсрәт китермим дисәң, рөхсәт ителгән, моңа тәгаенләнгән урыннарда гына коенырга, уяулыкны андый җирләрдә дә югалтмаска кирәк.

Тиздән Татарстанда рәсми рәвештә су коену сезоны ачыла. Дуслар, су буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәгез, күңелсез хәлләрне булдырмый калырсыз, җәйләрегез күңелле һәм матур, ялларыгыз файдалы үтәр!

Белеп торыгыз!


– Беркайчан да суга сикермәгез: суның тирәнлеген дә, төбен дә белеп бетермәскә мөмкинсез;
– кичләрен һәм төнлә, күз күреме начар булганда, томан вакытында су коену катгый тыела;
– әгәр сулыкларда чикләү билгеләре булса – шулардан узып суга кермәгез;
– пенопласт, бүрәнә, такта ише әйберләр белән дә коенмагыз: алар бик җиңел генә суда әйләнәчәкләр;
– тәнегезнең артык кызуын да, артык суынуын да булдырмагыз;
– сулыкларда бер-берегез белән уйнап, шаярышмагыз;
– моторлы көймәләр янына таба йөзмәгез;
– йөзгәндә хәл бетсә, югалып калмыйча, аркагызга борылып ял итегез, тигез итеп сулагыз һәм ярга таба йөзегез.

Әти-әниләр колагына!


– Көймәдә йөзгәндә, 12 яшькәчә балагыз булса, аңа коткару жилеты кидерегез;
– бассейндамы, мәктәп түгәрәкләрендәме – балаларыгызны йөзәргә өйрәтегез;
– балаларыгызның үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез, коенганда үзләрен генә калдырмагыз;
– су коенырга балаларыгызны ач карынга алып бармагыз.

Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев