Тагын 10 мең сум бирәчәкләр

Путин 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә тагын акча вәгъдә итте: һәр балага бер мәртәбә 10 мең сум бирәчәкләр. Бу ярдәмне 2004 елның 11 маеннан 2020 елның 30 июненә кадәр туган балалары булган гаиләләр алачак. Әгәр моңа кадәр өч яшькә кадәр яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә түләүне алган булсагыз, бернинди гариза язарга да кирәкми, акчаның килүен көтәсе генә кала. Аны 1 июльдән күчерә башлаячаклар. Андый ярдәмне алмаган булсагыз, Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.