Тагын акча бирәләр

Мәктәптә укучы һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыенучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр 10 ар мең сум акча бирәчәкләр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында әйтте. Аны август уртасында түләргә җыеналар.
«Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга ун мең сум исәбеннән акча түләүне тәкъдим итәм. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.