Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тагын бер көннән Россиянең иң күркәм гаиләсе ачыкланачак

«Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган Бөтенроссия «Күркәм гаилә» бәйгесе ахырына якынлаша. 14 декабрьдә Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты концертлар залында аның финалы узачак.Ел дәвамында Татарстан рай...

«Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган Бөтенроссия «Күркәм гаилә» бәйгесе ахырына якынлаша. 14 декабрьдә Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты концертлар залында аның финалы узачак.


Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм күрше төбәкләрдә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узды. Анда авыл җирендә яшәүче, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге баласы булган, күркәм әхлаклы, гаилә традицияләрен саклаучы барлыгы 100дән күбрәк гаилә матур яшәү серләре белән уртаклашты. Алар арасыннан иң-иң дип табылган җидесе – Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Мөслимнән Шәйгәрдановлар, Биектау районыннан Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар – чәршәмбе көнне Казанга килеп көч сынашачак. Иң күркәм гаиләне республиканың Дәүләт Советы депутатлары, шагыйрь-язучылар, БТК каршындагы иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән бергә, бәйгедә алдагы елларда җиңү яулаган гаиләләр дә билгеләячәк.

«Күркәм гаилә» бәйгесе инде өченче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты – авыл җирендә яшәүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту. Россиянең күркәм гаиләсен ачыклау һәм бүләкләү чарасына ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ вәкилләре, район мәгариф бүлеге һәм идарә җитәкчеләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар да чакырулы. Шулай ук бәйрәмдә танылган җырчылар Рәсим Низамов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илмир Ямалов һ.б. чыгыш ясаячак. Бәйрәм көндезге сәгать 12дә башлана. Керү ирекле. Чарага рәхим итегез, Россиянең иң күркәм гаиләсен сез дә күреп китегез!

Чыганак: "Мәгариф" сайтыннан алынды
Рәсемдә узган елгы "Күркәм гаилә" исеменә лаек булган Кайбыч районыннан Хәмидуллинар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев