Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ТАЛПАННАН САКЛАНЫЙК!

Кыш көне безне күп вакытта грипп, салкын тиюләр җәфаласа, көннәр җылытып җибәрүгә, башка төрле борчулар пәйда була. Шуның берсе – яз җитте исә талпаннар (урман бете) һөҗүм итәргә тотына. Алар инде апр...

Кыш көне безне күп вакытта грипп, салкын тиюләр җәфаласа, көннәр җылытып җибәрүгә, башка төрле борчулар пәйда була. Шуның берсе – яз җитте исә талпаннар (урман бете) һөҗүм итәргә тотына. Алар инде апрель урталарында ук күренә башлады: талпаннар һава температурасы 5 градустан югарырак булганда активлаша, ди белгечләр. Хәзер исә аларның иң күбәйгән вакыты. Ялларны халык, нигездә, табигать кочагында, урманнарда үткәрергә ярата. Менә шулай урманда ял итеп йөргәндә, талпан кадалуын көт тә тор инде. Ә талпан энцефалиты эләксә, кешенең авыру булып калу ихтималы да бар бит. Шуңа күрә, әлеге бөҗәктән алдан ук һәм авырудан саклану чараларын күрергә кирәк.

ЭНЦЕФАЛИТ– кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Бәлагә тару урыннары булып яфраклы агачлар үсүче карт урманнар,парклар тора.
Тәнегезгә ябышып, кадалу өчен йомшак урын эзли (култык асты, чәч арасы, колак арты) һәм кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны сиздерми торган матдә бүлеп чыгара. Талпаннар кешеләргә май-июнь айларында, кайсы елларда июльнең беренче яртысында да һөҗүм итә, шуңа күрә бу сезонлы авыру санала.
Шунысын онытмагыз: авыру кешедән куркырга кирәкми. Чир кешедән күчми, ул талпан тешләгәннән һәм зарарлы продуктлар, мәсәлән, чирле сыерлар һәм кәҗәләр сөте аша йога.
Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Талпан энцефалитының сирәк күзәтелгән кискен формасында температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыруның сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.
Әлеге күңелсезлекләргә тарымас өчен табигатькә чыгучы һәркем саклык чараларын күрергә тиеш. Урманга кергәндә якаларны һәм манжетларны яхшылап төймәләргә, аксылрак кием кияргә (бөҗәк сезне сизми калырга мөмкин), күлмәкне – чалбарга, чалбарны итек эченә тыгып куярга киңәш итә. Урман бетләрен куркыту өчен махсус химик препаратлар да ярдәм итә. Аларны өске киемгә сибәргә кирәк. Инде урманга сәяхәтегез вакытында 3-4 сәгать саен бөтен тәнне тикшереп чыгу зарур. Аеруча култык асларына, колак яфракларына һәм артына, тәннең җыерчыклы урыннарына җентекле игътибар сорала. Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Ә инде андый мөмкинлек булмаса, талпанны үзеңә алырга туры киләчәк. Моның өчен ул кадалган урынга күп итеп май сөртергә кирәк була. Шулай эшләгәндә, талпанга кислород ябыла. Аннары сак кына бер яктан икенче якка селкеткәләп, талпанны тартып алырга кирәк. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгачак. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Кулларны яхшылап сабынлап юып, бет булган урынны йод яки спирт катнашмасы белән чистартыгыз. Урманнан кайтканда тәнне генә түгел, киемнәрне, аннан алып кайткан предметларны да җентекләп тикшереп чыгу сорала. Талпан, гадәттә, муенга, умрау сөягенә, култык асларына, күкрәккә, кулларга, аркага, башның чәчле өлешенә, касыкка кадала.
Талпаннан ничек сакланырга соң? Өс киеме бөтен җирне дә капларга, яка эләктерелгән булырга, чалбар балаклары итек кунычына тыгылырга, куртка яки күлмәк каеш белән буылган булырга тиеш. Муенны саклау өчен капюшон, башлык яки яулык файдалану яхшы. Урманда йөреп чыкканнан соң бөтен тәнне һәм киемнәрне җентекләп тикшерергә кирәк.
Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен еш кына вакцинация дә кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә.

//kushlaush.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев