Танылган шоумен Фәнил Вакказов гаиләсендә шатлыклы вакыйга: “Күз тидерә күрмәгез”, ди ул

“Мәйдан” каналында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” тапшыруын алып баручы, танылган шоумен Фәнил Вакказов гаиләсендә шатлыклы зур вакыйга.
– Нәкъ өч көн элек мин икенче тапкыр әти булдым. Кызым туды. Бүген аны өйгә алып кайттык. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килде. Күз генә тидерә күрмәгез, фотоларны экраныгызга төкерә-төкерә карагыз. Мондый зур бүләк өчен хатыныма зур рәхмәт! – ди Фәнил Вакказов.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Нурисә Мөхәмәтова шигырьләре «Шигырьләр язу – минем студент чорларыннан ук калган бер шөгылем. Укып чыгып мәктәптә белем бирә башлагач та бу гадәтемне ташлый алмадым».
    96
    0
    0