Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Таныш булыгыз - “Татар кызчыгы”!

“Татар кызчыгы” бәйгесенең исеме җисеменә бик туры килә: биредә 7 яшькәчә берсенннән-берсе нәни, тик уңган-булган, акыллы, инсафлы кыз балалар катнашты.Бәйге быел беренче тапкыр гына уздырылса да, үз...

“Татар кызчыгы” бәйгесенең исеме җисеменә бик туры килә: биредә 7 яшькәчә берсенннән-берсе нәни, тик уңган-булган, акыллы, инсафлы кыз балалар катнашты.

Бәйге быел беренче тапкыр гына уздырылса да, үз эшен уңышлы гына башкарган. Зал тулы әти-әниләр, тәрбиячеләр, дулкынланучы катнашучылар һәм аларга җанатырга килгән бакчачы дуслары — моңа дәлил.
“Татар кызчыгы”н Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы оештырган. Беренчеләрдән булып сүзне аның җитәкчесе Кадрия Идрисова алды:
— Бүгенге көндә “Ак калфак” оешмасы 35 районда эшләп килә. Биредә безнең өметле киләчәгебез җыелган дип сөенә-сөенә утырыйк, җәмәгать. Мондый мили җанлы сабыйларыбыз булганда милләтебез мәңге яшәр! Балалар бакчалары белән дә эшли башлавыбыз шушы максатларга барып тоташа. Беренче турга 11 кызны сайлап алган идек, бүген шуларның 8-е сезнең каршыда. Хәзер алар арасыннан иң-иңен билгеләү — безнең бурыч. Барчагызга да уңышлар теләп калам!

Баксаң, нәниләребез шушы зур сәхнәдә басып торганчы байтак сынаулар үткәннәр икән инде: Татар утарында кыстыбый пешерергә өйрәнгәннәр, Казанның Меңъеллыгына багышланган музейда булганнар, шәһәребез буйлап сәяхәт иткәннәр. Җиңүче татар телен камил белү, сәхнәдә үзеңне тоту һәм ораторлык осталыгы кебек сыйфатлар аша бәяләнде.
Һәрбер кыз халкыбызның милли күлмәгеннән, үрелгән толымнар белән иде. Залда утыручы мөләем туташ-ханымнарның күбесе бизәнү әсбабы буларак калфакны сайлаган.
Финалда беренче эш итеп кызлар үз-үзләре белән таныштырды. Нинди генә алымнар кулланылмады монда: видеовизитка, җыр-бию, иптәшләре аша таныштыру, индивидуаль шигырьләр, презентацияләр... Күренеп тора, бәйгедә җиңү өчен сабыйлар гына түгел, әти-әниләр, тәрбиячеләр дә шактый көч куйган!

Икенче бирем итеп “Бармак уеннары”н күрсәтергә тиеш булдылар. Өченче тур татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын сәхнәләштереп күрсәтүдән гыйбарәт булды.
Төп җиңүче — гран-при иясе — Казан шәһәре Совет районы 40нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Талипова аталды. Диләрәгә бүләккә калфакның иң матурын — Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы, Әмир Мәҗитов музее директоры Луиза Фәсхетдинова теккәнен тапшырдылар.
1 урын, “Иң сәләтле кыз” — Мәскәү районы КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршындагы балалар бакчасына йөрүче Зәлия Зиннурова.
2 урын, “Иң сөйкемле кыз” — Совет районы 114 нче балалар бакчасына йөрүче Назилә Гыйбадуллина.
3 урын, “Нәфис сүз остасы” — 213нче рус балалар бакчасы кызы Инзилә Хәйруллина.
“Иң зирәк кыз” — Совет районы 67нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәринә Мөхәммәтҗанова.
“Кыю кыз” номинациясе җиңүчесе — Идел буе районы 35нче лицей – мәгариф үзәге каршындагы балалар бакчасында тәрбияләнүче Зилә Гыйззәтуллина.
“Иң мөлаем кыз” — Совет районы 206 нчы балалар бакчасына йөрүче Сәйдә Дадажонова.
“Иң тырыш кыз” — Авиатөзелеш районы 366 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Әлфия Абдуллина.


Кызларга бүләккә кухняда ашарга пешерү җайланмалары – блендер-миксерлар, шулай ук, гөлләр тапшырылды.
Фотолар "Татар-информ" агентлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев