Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Таныш рифмалар"

Шигъри флэшмоб игълан ителде.

Бу көннәрдә бик күпләр Тукай әсәрләрен укый, видеога яздыра, социаль челтәрләрдә урнаштыра. Чөнки шагыйребезнең туган көне якынлаша. Татарстанда 26 апрель ‒ Туган тел көне дә әле. Шул уңайдан, “Таныш рифмалар” дип аталган шигъри флэшмоб игълан ителде. Анда катнашып, республикада яшәүче һәркем үз туган теле белән горурлану хисләрен белдерә алачак. Сүз уңаеннан, Татарстанда бүген 173 милләт вәкиле яши. “Таныш рифмалар” флэшмобында аларның һәркайсы үз туган телендә яраткан шагыйренең шигырен укып, видео төшерә ала. Әлеге видеоны #ТанышРифмалар һәм #РодныеРифмы хештеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Йә, туган телебезнең бөтен матурлыгын шигырь ярдәмендә күрсәтергә әзерме сез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев