Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар эстрадасы йолдызлары Әтәчтән ни өмет итә? [фото]

Татар эстрадасы йолдызлары Яңа елдан ниләр көтә, ничек каршы алырга җыена, нинди теләкләр тели икән? Моны ачыклау өчен Инстаграмга күзәтү ясарга булдык.Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең гаил...

Татар эстрадасы йолдызлары Яңа елдан ниләр көтә, ничек каршы алырга җыена, нинди теләкләр тели икән? Моны ачыклау өчен Инстаграмга күзәтү ясарга булдык.
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең гаилә фотосессиясен оештырганнар, күрәсең. Шуннан бер сурәтне Инстаграмга элеп, алар киләчәк бәйрәмнәр белән котлый.
[embed]https://www.instagram.com/p/BOnX84LA-XU/?taken-by=guzelurazova%20%20[/embed]
Җырчы Илвинаның әтисе исә оныгы Раяна өчен Әтәч булырга да әзер бәйрәмнәр вакытында.
[embed]https://www.instagram.com/p/BOpnSkZDXIR/?taken-by=_i_l_v_i_n_a_%20%20[/embed]
Шәйхетдиновлар гаиләсе Кәбисә елына рәхмәтле, чөнки быел алар кызлы булды, иҗат өлкәсендә дә алга китеш сизелде. Әтәч елын хәере белән килсен дип тели алар.
[embed]https://www.instagram.com/p/BOrHG9UgIEz/?taken-by=aigul_rishat[/embed]
Калфаклы сандугач Гөлсирин Абдуллина да бу елга рәхмәтләрен белдерә. "Раббым якынлашып килүче Яңа ел илебезгә тынычлык, күңел байлыгы" китерсен дип тели җырчы кыз. Шулай булсын!
[embed]https://www.instagram.com/p/BOjgLDshMXY/?taken-by=gulsik93%20%20[/embed]
Ришат Төхвәтуллин исә үз туган җирендә Яңа елга ишегалын да әзерли. Әнә, җырлый-җырлый нинди матур Кар бабай ясап куйган бит.
[embed]https://www.instagram.com/p/BOeuuRnBl3Z/?taken-by=rishat_thv[/embed]
Марат Шәйбәковның балаларына да бүген Кыш бабай килеп бүләкләр биреп киткән.
[embed]https://www.instagram.com/p/BOrwioSlQKa/?taken-by=maratshaibak%20%20[/embed]
Җырчы Алинә Даутованың күңеле Яңа елдан бары әкият кенә көтә икән.
[embed]https://www.instagram.com/p/BOroFDtAn9v/?taken-by=alinadautova777[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев