Татарча беләсеңме?

Хәзер моны Инстаграмдагы махсус битлек ярдәмендә тикшереп була. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты шундый проект башлап җибәргән. Беренче көнне үк әлеге битлектән 172 мең мәртәбә файдаланганнар. Караулар саны исә 1,3 миллионнан артып киткән. Эстафета танылган блогерлар, эстрада “йолдыз”ларына да барып җиткән.
Яшьләр парламенты вәкилләре әйтүенчә, алар татар телен популярлаштырырга, аның ни дәрәҗәдә бай, аһәңле булуын күрсәтергә тели.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сабантуй көрәшсез буламы? "Сабантуй" журналы менә инде ярты гасыр буена батыр егетләр арасында көрәш турниры уздыра.
-
Яз турында шигырьләр Яз турында шигырьләр
-
Язгы сынамышлар Халык сынамышларында хаклык бар.