“Татарлар” тапшыруын алып баручы Эльвира Хөснетдинова кабат әни булды! Котлыйбыз!

“ТНВ” каналында “Татарлар” тапшыруын алып баручы Эльвира Хөснетдинова икенче тапкыр әни булды.

– 5 апрель көнне 11 сәгать 51 минутта икенче улыбыз дөньяга килде. Аллаһка мең рәхмәт, Сәетебез абый булды. Бик көтте инде энесен. Сабыебызның авырлыгы – 3310 грамм, озынлыгы – 51 см. Ильяс дип исем куштык. Үзем дә тернәкләнеп киләм әкренләп.
Икенче йөклелек чоры белән тулысынча ләззәтләнеп калырга тырыштым. Беренчесе белән вакытны бик ашыктырган идем, бу юлы алай булмады. Бөтен тәмен тоеп йөрдем. Рәхәтләнеп ашап та калыйм дидем. Аннан диетага утырырга кирәк булачак бит. Алла боерса, киләсе атна башында өйгә чыгарырга тиешләр. Сәетне бик сагынам. Моңарчы бер генә төнгә дә калдырганым юк иде үзен. Телефоннан видеоларын карыйм.

Зилә Җәләлиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.