Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татармультфильм» Кырымнан бүләкләр белән кайтты

Кырымда «Солнечный остров» балалар һәм гаилә киносы фестивале узды. Анда тулы метражлы «Стрела Наследия» дип исемләнгән анимацион фильм тамашачы мәхәббәте призына лаек дип табылды. Шулай ук әлеге филь...

Кырымда «Солнечный остров» балалар һәм гаилә киносы фестивале узды. 
Анда тулы метражлы «Стрела Наследия» дип исемләнгән анимацион фильм тамашачы мәхәббәте призына лаек дип табылды. Шулай ук әлеге фильм “Кызыклы һәм файдалы сюжет өчен” дигән жюриның махсус дипломы белән дә бүләкләнде.
«Мирас Угы» – тулы метражлы анимацион фильмны татарча карагыз! 

Болар барысы да әлеге фильм алган беренче бүләкләр түгел. 2017 елда узган XIII халыкара мөселман киносы фестивалендә ул “Милли кино” номинациясендә иң яхшы тулы метражлы фильм дип табылган иде инде. Шулай ук Суздальдә узган XXII Россия анимация киносы фестивалендә “Милли анимацияне үстергән өчен” дипломын алды.
Ике яшүсмернең Татарстанның тарихи урыннары буйлап сәяхәт итүе турындагы әлеге тылсымлы фильмны Кырымда режиссер Сергей Киатров тәкъдим итте. Фестиваль кысаларында «Татармульфильм»ның баш режиссер Кырым мәктәп укучылары өчен анимация буенча мастер-класс үткәрде.

Белешмә: 
II «Солнечный остров» (1–6 сентябрь, 2018 ел., Евпатория шәһәре) фестиваленең президенты – Россиянең халык артисты Дмитрий Харатьян. 
“Солнечный остров”ның кунаклары арасында Россиянең халык артистлары, Михаил Боярский, Наталья Бондарчук, Светлана Дружинина, Анатолий Мукасей, Юрий Беляев, Борис Токарев, Людмила Гладунко, атказанган сәнгать эшлеклеләре артистлар да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев