Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан чаңгычылары Идел буе федераль округы чемпионатында беренчелекне алды

Татарстан спортчылары чираттагы җиңүгә иреште - чаңгы узышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатында безнең команда җиңү яулады.Шушы көннәрдә генә чаңгы ярышлары Идел буе федераль округы чемпи...

Татарстан спортчылары чираттагы җиңүгә иреште - чаңгы узышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатында безнең команда җиңү яулады.
Шушы көннәрдә генә чаңгы ярышлары Идел буе федераль округы чемпионаты тәмамланды. Гадәттәгечә, аның иң төп ярышы - эстафета узышлары булды. Чаңгычылар 5 км (ир-егетләр) һәм 3 км (хатын-кызлар) ирекле һәм классик стиль белән узыштылар.
Татарстан командасы әлеге дистанцияләрне Чемпионатның соңгы көнендә узды - һәм көндәшләрен еракта калдырып беренчелеккә чыкты. Бу уңышка ирешү өчен күп көч куелды һәм зур әзерлек эшләре алып барылды, диделәр безнең спортчылар. Татарстанда узган әлеге чемпионат безнең чаңгычыларга зур уңыш китерде - алар булган 42 медальнең 80%тан да күбрәген яулады. Әйтеп узарга кирәк, әлеге Чемпионатта безнең командадан 40ка якын спортчы катнашты.


Быелгы Чемпионат катнашучылар саны буенча иң күпсанлысы булды - узышларда 500гә якын спортчы катнашты. Ярышлар узган 5 көн дәвамында аларның һәрберсе индивидуаль ярышларда да, спринт һәм эстафета узышларда да үз көчен сынады.
22-27 гыйнвар көннәрендә Россиянең 5 округында да чаңгы ярышлары буенча чемпионатлар узды. Зәйдә уздырылган Идел буе федераль округы чемпионатда татарстанлылардан кала Башкортостан, Мари-Эль, Мордовия, Удмуртия һәм Чувашия республикалары, Пермь крае, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Оренбург, Ульян, Пенза өлкәләре спортчылары да катнашты.


Субъектлар арасында җиңүчене билгеләгәндә командадагы спортчыларның төрле дистанцияләрдә яуланган барлык медальләре исәпкә алынды. Татарстан республикасы командасы - 2632 очко белән беренчелекне яуласа, Удмуртия республикасы командасы 690 очко белән икенче, ә Түбән Новгород командасы 252 очко белән өченче урыннарны яуладылар. Исегезгә төшерәбез, былтыр узган Идел буе федераль округы чемпионатында безнекеләр көмеш медаль яулаган иде.

//ski-tatarstan.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев