Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан егетләре Универсиадага китә

Кичә хәбәр итүебезчә, 2-12 мартта Красноярскида узачак XXIX Кышкы Универсиадада чыгыш ясаучы чаңгычылар командасы бүген юлга кузгала. Шунысы шатлыклы: командада составына Татарстаннан дүрт чаңгычы да...

Кичә хәбәр итүебезчә, 2-12 мартта Красноярскида узачак XXIX Кышкы Универсиадада чыгыш ясаучы чаңгычылар командасы бүген юлга кузгала. Шунысы шатлыклы: командада составына Татарстаннан дүрт чаңгычы да бар!
Егор Казаринов, Христина Мацокина, Ольга Кучерук һәм Яна Кирпиченко – барысы да Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары. Универсиадада катнашу хокукын алар Зәйдә узган чаңгы ярышлары нәтиҗәләре буенча яуладылар. Мәсәлән, бүген Егор Казаринов 20 км арага масс-стартта алтын медальгә лаек булды. Башкалар да берничә көн дәвам иткән ярышларда призлы урыннарда калдылар.
Красноярскига юл алачак спортчыларны СССРның атаклы чаңгычылары, берничә тапкыр Олимпия чемпионнары Николай Зимятов белән Александр Завьялов озатачак.
Безгә исә якташларыбыз өчен җан атып бары тик җиңүләр генә көтәсе кала!


Фотолар ski-tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев