Татарстан Тикшерү комитеты Чаллыда яшүсмер үлеме сәбәпләрен ачыклый

15 яшьлек үсмернең үле гәүдәсе күпкатлы йорт янында табылган, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Татарстан Тикшерү комитеты Чаллыда 17 гыйнварда яшүсмер үлеме сәбәпле тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

2017 елның 17 гыйнваренда көндез Чаллы шәһәренең яңа өлешендә биеклектән егылып төшү билгеләре белән торак йорт янында 15 яшьлек үсмернең үле гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тикшерү алып бара, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату, кузгатылмау карары кабул ителәчәк.
Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Әлеге хәлне ачыклау буенча чаралар күрелә.
Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: