Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан турында гомуми мәгълүмат һәм фактлар.

30 август Татарстан республикасы көне билгеләп үтелә. Укучыларыбызны әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез!Республикабыз турында күбрәк беләсегез киләме? Алайса, бу язма сезнең өчен!Башкаласы: Казан шәһәре...

30 август Татарстан республикасы көне билгеләп үтелә. Укучыларыбызны әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Республикабыз турында күбрәк беләсегез киләме? Алайса, бу язма сезнең өчен!
Башкаласы: Казан шәһәре
Татарстан Республикасы Президенты: Рөстәм Нургали улы Миңнеханов
Территориясе: 68,0 мең. кв. км
Мәскәүгә кадәрле ераклык: 797 км
Халкы: 3,85 млн кеше
Дәүләт телләре: рус, татар
Татарстан Интернет челтәрендә
Татарстан Республикасының рәсми порталы – www.tatarstan.ru
Казан мэриясенең рәсми порталы – www.kzn.ru
Казан шәһәренең туристлык порталы – www.kazantravel.ru
Казан рестораннары – www.kazan.resto.ru
-Татарстан Республикасы территориясе буенча көнчыгыш Европадагы иң зур ике елга: Волга белән Кама ага.
-Татарстан Республикасы Конституциясе буенча анда яшәүче һәр кеше -Россия гражданины паспортын татар телендәге өстәмә бит һәм Татарстан дәүләт гербы сурәте белән алырга хокуклы.
-1990 елның 30 августында республикабызда истәлекле вакыйга булды. Ул көнне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Бу хокукый акт мәмләкәтебезне суверен, бәйсез дәүләт, җирне, табигый байлыкларны һәм башкаларны бары тик республика халкы милке дип игълан итте;
Татарстан җирендә республика закон нарының өстенлеген таныды; җөмһүриятебездә яшәүче барлык гражданнарның, нинди милләттән булуларына карамастан, хокуклары һәм ирекләренең өстенлеген беркетте; Татарстанның милли дәүләт төзелешен үзгәртүнең сәяси-хокукый нигезен салды.
- Республикабызда нефть, газ, битум чыга.Самолётлар, вертолётлар, автомобильләр, суднолар төзелә. Кырларда мул уңыш үсә, терлекчелек, кошчылык зур үсеш алган.
rfpfy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев