Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан укучылары хәтта язгы каникуллар вакытында да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 91нче мәктәптә юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча чираттагы практик дәрес узды. Чараның үткәрелү урыны очраклы гына сайланмаган: янында гына тагын бер мәктәп, 3 балала...

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 91нче мәктәптә юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча чираттагы практик дәрес узды. Чараның үткәрелү урыны очраклы гына сайланмаган: янында гына тагын бер мәктәп, 3 балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү учреждениесе урнашкан. Бу микрорайонда 90 меңнән артык кеше яши. Балаларны юлларда куркынычсызлык сакларга өйрәтү - олыларның мөһим бурычы.

Яшь инспекторлар, автоинспекция хезмәткәрләре тематик буклетлар, яктылык кайтаргыч элементлар белән коралланып, җәяүлеләргә юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Юл кагыйдәләрен тагын бер кат хәтердән яңартуны балалардан гына түгел, әти-әниләрдән, озатып йөрүчеләрдән дә таләп иттеләр. Балалар юл кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә бирсәләр, олылар кызыклы дәрес өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Ютазы районында да юл кагыйдәләрен өйрәнәләр: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Урыссу мәктәп-интернатында "Куркынычсыз каникуллар" дип аталган чара узды. Башта укучылар үзләре кунакларга юл хәрәкәтендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында театральләшкән күренеш күрсәттеләр. Автоинспекция хезмәткәрләре җавап итеп тематик уеннар уйнаттылар. Чара ахырында кунаклар балаларга яктылык кайтаргыч фликерлар таратып, куллану тәртибен аңлаттылар.

Чистай районының 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре яшьтәшләре һәм әти-әниләре өчен юлда үзеңне тоту турында тамаша күрсәттеләр. Балалар олыларга автокреслоның әһәмияте хакында искәрттеләр.
Юл йөрү кагыйдәләрен аңлату акциясе барлык Татарстан шәһәр һәм районнарында, 19-31нче март аралыгында - язгы каникуллар вакытында бара.

Ә сезнең ялларыгыз ничек үтә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев