Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда балалар өчен аерым телеканал булачак - «Уен-ТВ»!

Әлеге канал балаларга татар телендә белем бирә торган телевидение булачак.Хәзергә каналның проекты гына бар. Шушы көннәрдә аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Президент 2016...

Әлеге канал балаларга татар телендә белем бирә торган телевидение булачак.

Хәзергә каналның проекты гына бар. Шушы көннәрдә аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Президент 2016 елның декабрендә үк белем бирә торган балалар каналы булдырырга тәкъдим иткән булган. Менә, ниһаять, 7 ай узгач, аның беренче «бөреләре» барлыкка килә башлаган.
Яңа каналны ни өчен «Уен-ТВ» дип аталачак соң? Мондый исем интернет-тавыш бирү барышында иң популяр вариант булган икән. «Уен-ТВ»да Татарстанда эшләнелгән мультфильм, сериаллар, махсус программалар, уеннарны трансляцияләргә җыеналар. Яңа канал 3–16 яшьлек балаларга юнәлтеләчәк.
Татар телендәге мультимедиаканал булдыру «сорау буенча видеолар» дигән тулы форматлы сервисын бөтен интернет-платформаларда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Шушы хезмәт ярдәмендә тамашачылар теләсә кайсы вакытта каталогтан теләгән фильмнарына заказ бирә алачак.
Татарстан Президенты исә яңа каналга балаларга юнәлтелгән башка эре телекомпанияләр белән көндәшлек итәргә туры киләчәк, дип уйлый. Шуңа да сыйфатлы булган, уникаль татар теле контент булдырырга кирәк, дип саный. Рөстәм Миңнеханов, тәкъдим һәм кимчелекләрне исәпкә алып, каналның концепциясен яңадан карарга кушкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев