Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын ачыклаячаклар

16-19 сентябрь көннәрендә Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

16-19 сентябрь көннәрендә Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Бу бәйгедә Татарстанның 45 районыннан барлыгы 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россиянең 12 төбәгеннән 23 мөгаллим катнаша, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурсның зона этабы ел башында үткәрелгән. Анда көч сынашучылар арасыннан иң-иңнәр – Татарстаннан – 20 һәм Россия төбәкләреннән 12 укытучы Казанның 175 нче һәм 180 нче гимназияләре базасында һөнәри осталыкта көч сынашачак. Укытучыларга уңышлар телибез!

 

Фото: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев