Татарстанда “Иминлек лабораториясе” ачылды

Республикага “Иминлек лабораториясе” ачкычларын тапшырдылар. Автомобильдә урнашкан әлеге лаборатория Татарстан районнары буенча хәрәкәт итеп, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәчәк. “Иминлек автомобиле” Түбән Кама районында торачак. Ләкин аны һәр район үзенә чакыра ала. Лабораториядә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, инде үзләре автомобиль йөртү таныклыгы алу турында уйлана башлаган үсмерләр дә шөгыльләнергә мөмкин. Укыту программасы биш төрле яшь төркеменә исәпләнгән. Һәркайсына 30-40 минутлык дәрес каралган.
“Иминлек лабораториясе”ндә виртуаль рәвештә автомобиль йөртергә, иминлек каешларын дөрес каптырырга, ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәнеп булачак. Шулай ук биредә велосипед, самокат, юл билгеләре, төрле файдалы стендлар да бар.
Әлегә мондый машина республикада бердәнбер. Киләчәктә аларның саны артачак, дип ышандыра җитәкчеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.