Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда - «Язгы каникуллар»: утыргычсыз балаларга штраф!

15-21 март көннәрендә республикада «Язгы каникуллар» дигән профилактик чара уза. Ул балалар травматизмы профилактикасына багышлана.Шушы вакыт аралыгында транспорт чараларын йөртүчеләрнең Юл йөрү кагый...

15-21 март көннәрендә республикада «Язгы каникуллар» дигән профилактик чара уза. Ул балалар травматизмы профилактикасына багышлана.


Шушы вакыт аралыгында транспорт чараларын йөртүчеләрнең Юл йөрү кагыйдәләрен бозу-бозмауларын тикшерәчәкләр. Аеруча яшь пассажирларны махсус утыргычта йөртү, җәяүлеләргә юл бирү кебек очракларга игътибар бирәчәкләр.



ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган кечкенә җәяүлеләрне дә игътибарсыз калдырмаячак. Инспекторлар яшь инспекторлар отрядлары белән аларның хокук бозуларын теркәп барачак. Ә алга таба бу мәгълүмат бала укый торган мәктәпләргә җибәреләчәк.


2017 елның 2 аенда Татарстан юлларында балалар катнашындагы 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 бала һәлак булган, 67се җәрәхәт алган. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, һәлакәтләр 17 процентка диярлек кимегән.


Бала булган машиналар белән бәйле аварияләр дә шомга сала инспекторларны. Һәлак булган 2 бала да автомобиль пассажирлары булганнар. Кечкенә җәяүлеләрне бәрдертү очраклары 28гә җиткән. Ләкин мондый һәләкәтләрнең саны кими бара.


Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычта йөртү кирәклеге турында кисәтә. 12 яшьтән олыраклар иминлек каешын эләктергән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев