Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугыш чорын тасвирлаган ике меңләп фото музейга тапшырылды /ФОТО/

Бүген Казан Кремлендә урнашкан мемориал музей электрон рәвештә тупланган сугыш чоры фотолары белән баетылды. Әлеге хәзинәләр 2010 елда “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы” дигән акция кысаларынд...

Бүген Казан Кремлендә урнашкан мемориал музей электрон рәвештә тупланган сугыш чоры фотолары белән баетылды. Әлеге хәзинәләр 2010 елда “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы” дигән акция кысаларында туплана башлый.

Башлап җибәрүчесе – Татарстан дәүләт депутаты Марат Шәһитов. Әлеге идеяне Татарстандагы ветераннар төбәгара иҗтимагый оешмасы президиумы да күтәреп ала. Татарстан халкының күңеленә дә хуш килә. Шулай булмаса, архивка ике меңләп фотосурәт туплана алмас иде. Оештыручылар үзләре дә мондый ук нәтиҗәне көтмәгән. 2015 һәм 2016 елларда Россиянең 50 өлкәсе арасында Татарстан “Бөек Ватан сугышының гаилә  фотохроникасы” бәйгесендә беренче урынны яулый.
– Сугыш фотоларын барлауда иң зур активлыкны белем бирү оешмалары, ягъни мәктәп укучылары күрсәтә. Алар ярдәме белән зур эшләр башкарылды. Ике меңгә якын фото Россия дәүләт архивына тапшырылды, – диде Ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков. – Минем әтием сугышта булган кеше. Аның хәрби форма кием төшкән фотосы әле дә күз алдымда. Без гаиләдә сигез бала үстек, әмма шул фотоны саклый алмадык. Моның өчен
һәрберебез гаепле. Булган хәтерне сакларга, киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Безнең максат та: сугыш җиле кагылып узган һәр гаиләнең тарихын барлау”, – диде ул.





Зилә Җәләлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев