Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның Чаңгы федерациясе президенты Илшат Фәрдиев Сыктывкарда безнең команда өчен җан ата

Коми Республикасындагы Сыктывкар шәһәренә чаңгы ярышларына килгән Татарстан командасы өчен бүген аеруча "җылы" көн булды. Чөнки спортчыларыбыз өчен җан атарга һәм аларның уңышларына бергә сөенергә дип...


Коми Республикасындагы Сыктывкар шәһәренә чаңгы ярышларына килгән Татарстан командасы өчен бүген аеруча "җылы" көн булды. Чөнки спортчыларыбыз өчен җан атарга һәм аларның уңышларына бергә сөенергә дип ТРның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең президенты Илшат Фәрдиев килгән. Чираттагы ярыш алдыннан ул спортсменнар һәм тренерлар белән очрашып, аларга Россия Кубогы финалының соңгы көннәрендә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, Сыктывкарда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы финалы уза. Командалар арасында безнекеләр әлегә беренче урында бара, икенче урында -  Коми Республикасы, өченчедә - Төмән өлекәсе чаңгычылары. Шәхси зачетта Россия Кубогы лидерлары - Лариса Рясина (Татарстан Республикасы) һәм Андрей Парфенов (Төмән өлкәсе).
Татарстан командасының бу сезонда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының төре этапларында алынган барлыгы 18 медале бар: 5 алтын, 7 көмеш һәм 6 бронза.

26 февраль көнне иң көчле спринтерларны билгеләделәр. Командалар спринтта классик стиль белән узыштылар. Нәтиҗәдә Татарстан командасы 2нче урынны яулады. Ә бүген - финалның соңгы көнендә - чаңгычылар скиатлон буенча ярышачаклар (15/30 км).
Сыктывкарда уздырылган финал нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар һәм ирләр арасында Россия Кубогы җиңүчеләре генә түгел, шулай ук Көнчыгыш Европаның Континенталь Кубогы лидерлары да билгеле булачак. Россия Кубогы финалының өч ярышы нәтиҗәләре Континенталь Кубокның соңгы этабында да исәпкә алыначак. Бу узышларда FIS Дөнья Кубогында өстәмә шәхси квота буенча стартка чыга алачак җиңүчеләр дә билгеле булачак.


Фотолар: ski-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев