Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тавыш биргәннән соң, Путинга барлык сайлаучыларга бирелә торган бүләкләр тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/01-07-2020/tavysh-birg-nn-n-so-putinga-barlyk-tieshle-b-l-kl-r-tapshyryldy-5753543

 Россия Президенты Владимир Путинга, тавыш биргәннән соң, барлык сайлаучыларга да тиешле булган бүләк җыелмасын бирделәр. Бу хакта РИА Новостига сайлау участогында хәбәр иттеләр.

Чәршәмбе көнне Путин Россия Фәннәр академиясендә 2151нче сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.

«Әйе, аңа барлык сайлаучыларга да бирелгән кебек, тиешленең барысын да бирделәр», — дип хәбәр итте участок хезмәткәре, Президентка приз алу өчен билет бирделәрме, дигән сорауга җавап биреп.

Тавыш биргәннән соң, мәскәүлеләр ручка, значок, беләзек, календарь һәм » Миллион призлар» программасы билеты кергән җыелма ала. Анда товарларга һәм хезмәтләргә түләү өчен сертификат отарга мөмкин.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, ләкин аннан соң ул илдә коронавирус эпидемиясе аркасында кичектерелде. Соңрак РФ Президенты Владимир Путин яңа тавыш бирү датасы — 1 июль турындагы указга кул куйды. Эпидемиологик хәлне һәм халыкның куркынычсызлыгын исәпкә алу зарурилыгы аркасында, россиялеләр 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирә алачак, дигән карар кабул ителде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/01-07-2020/tavysh-birg-nn-n-so-putinga-barlyk-tieshle-b-l-kl-r-tapshyryldy-5753543

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев