Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Камада «Дуслык күпере»

19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция  хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.

Бәйрәмгә Түбән Камадагы 38 нче лицейның 2 «А» сыйныфы укучылары, әти-әниләр, укытучы-тәрбиячеләр, китапханәчеләр килгән иде. Лицейның 1 нче сыйныф укучылары үз сәләтләрен күрсәтте. Быелның апрель аенда «Сабантуй» журналының тышлыгында чыккан Түбән Кама егете Шамил Шәкүров музыкаль күчтәнәч белән килгән иде – җырлады һәм курайда уйнады.

Журналдагы сәхифәләр, конкурслар белән таныштыргач, аның тарихына да тукталдык. Укучыларны бигрәк тә киләсе елга 100 еллыгын бәйрәм итүче  «Сабантуй» журналында юбилей уңаеннан  булачак яңалыклар кызыксындырды. Ә өлкән яшьтәге апалар балачакта «Яшь ленинчы» газетасын түземсезлек белән көтеп алуларын, үзләренең дә язмалары, рәсемнәре басылуын искә алдылар.

Файдалы, тирән эчтәлекле очрашу оештырган Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсенә, безне якты йөз, җылы сүз белән каршы алган «Апуш» үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Дуслык күпере нык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев