Ташбакалар 14 ай чамасы ашамыйча яши ала

Саз ташбакасы Көнбатыш Европада акрын агымлы елгаларның кечкенә култыкларында, сазлыкларында, буаларда һәм күлләрдә яши.

Ул аксыл-сары тимгелле, кара-кучкыл зәйтүн төсендә була. Коры җирдә шакый тиз, суда тагын да җитезрәк хәрәкәт итә. Зур саз ташбакасының озынлыгы 25 сантиметрга кадәр җитә.
Төче су ташбакалары буынтыгаяклылар, моллюскалар, суалчаннар һәм җир-су хайваннары белән туклана. Алар көндез дә, төнлә дә активлар. Кышын йоклыйлар.
Ана ташбака 5-10 йомырка сала, һәм күкәйдә балалары 2-3 ай үсәләр.
Син беләсеңме?
Ташбака 14 ай чамасы ашамыйча-эчмичэ яши ала
“Хайваннар дөньясы” китабы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне