Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Театр артистлары татар теленә багышланган яңа флешмоб башлап җибәрде /ВИДЕО/

Камал театры артисты Илнур Закиров белән аның тормыш иптәше, скрипкачы Динә Закирова инстаграмда “Балам-багалмам” дип исемләнгән яңа флешмоб башлап җибәрде.– Балалар безнең киләчәгебез. Без аларның тә...

Камал театры артисты Илнур Закиров белән аның тормыш иптәше, скрипкачы Динә Закирова инстаграмда “Балам-багалмам” дип исемләнгән яңа флешмоб башлап җибәрде.

– Балалар безнең киләчәгебез. Без аларның тәртипле, иманлы булып үсүләрен телибез. Боларның барысы да гаиләдән башлана. Никадәр күп эш белән мәшгуль булуыбызга карамастан, балаларыбызның белән туган телдә аралашыйк. Без, Закировлар гаиләсе “Балам-багалмам” хештегы астында флешмоб башлап җибәрәбез. Балаларыгыз белән туган телебездә булган кызыклы аралашуларыгызны, төрле гаилә чараларын видео форматта эстафета итеп таныш-белешләрегезгә җибәрелү сорала, – дип язып куйган Динә үзенең инстаграмында. Һәм эстафетаны Г.Камал театры артисты Раил Шәмсуаровлар гаиләсенә юллаганнар.



Исәнмесез,кадерле дуслар ! Балалар- безнең киләчәгебез ! Без аларның тәртипле, иманлы, тәүфыйклы булып үсүләрен телибез. Боларның барысы да гаиләдән башлана.Никадәр күп эш бн мәшгуль булуыбызга карамастан, балаларыбыз бн туган телебездә аралашыйк. Телебез байлыгының барлык җәүһәрләре, энҗе-мәрҗәннәре белән таныштырып барыйк. Без, Закировлар гаиләсе "Балам-багалмам" #баламбагалмам хештегы астындагы флешмобны башлап җибәрәбез. Балаларыгыз бн туган телебездә булган кызыклы аралашуларыгызны, төрле гаилә чараларын видео форматта эстафета итеп таныш-белешләрегезгә җибәрү сорала. Әлеге күркәм флешмобта бергәләп катнашыйк! Беренче видеобызны урнаштырабыз, эстафетаны Шамсуаровлар @missis_zulfiya гаиләсенә тапшырабыз ! #эстафета #марафон #флешмоб #минтатарчасөйләшәм #татарстан #татарлар #казан


Публикация от Дина Закирова (@dinazakirova_dz)







Барыгызга да кайнар сәлам! Без, Шәмсуаровлар гаиләсе, Закировларлар @zakirov_ilnur_rt @dinazakirova_dz гаиләсеннән эстафетаны кабул итеп алдык! Без дә #баламбагалмам хештегы астындагы флешмобта катнашабыз! Безнең төп максатыбыз - милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны киләчәк буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Без исә кызыбызга туган телебездә шигырьләр, әкиятләр, бишек җырлары көйләп йоклатабыз. Яңа шигырьләр,җырлар өйрәнгән саен баланың зиhене, аңы арта. Дуслар, эстафета Сезгә килеп ирешкәч Балаларыгыз белән туган телебездә булган кызыклы аралашуларыгызны, төрле гаилә чараларын видеога төшереп инстаграмга урнаштыру сорала. Әлеге күркәм флешмобта бергәләп катнашыйк! Эстафетаны Биктагировлар @seydesh_biktahirov @mrs_gulchachak гаиләсенә тапшырабыз! #эстафета #марафон #флешмоб #минтатарчасөйләшәм #татарстан #татарлар #казань #баламбагалмам


Публикация от Зульфия Шамсуарова (@missis_zulfiya)







Исәнмесез,кадерле дуслар ! Балалар- безнең киләчәгебез ! Без аларның тәртипле, иманлы, тәүфыйклы булып үсүләрен телибез. Боларның барысы да гаиләдән башлана.Никадәр күп эш бн мәшгуль булуыбызга карамастан, балаларыбыз бн туган телебездә аралашыйк. Телебез байлыгының барлык җәүһәрләре, энҗе-мәрҗәннәре белән таныштырып барыйк. Без, Закировлар гаиләсе "Балам-багалмам" #баламбагалмам хештегы астындагы флешмобны башлап җибәрәбез. Эстафета Сезгә килеп ирешкәч Балаларыгыз белән туган телебездә булган кызыклы аралашуларыгызны, төрле гаилә чараларын видеога төшереп инстаграмга урнаштыру сорала. Әлеге күркәм флешмобта бергәләп катнашыйк! Беренче видеобызны урнаштырабыз, эстафетаны Шамсуаровлар @missis_zulfiya гаиләсенә тапшырабыз ! #эстафета #марафон #флешмоб #минтатарчасөйләшәм #татарстан #татарлар #казань


Публикация от Дина Закирова (@dinazakirova_dz)



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев