ӘТИ-ӘНИЛӘР - СЕЗНЕҢ ИГЪТИБАРГА!

Әти-әниләр балалары турында нәрсә белергә тиеш?
Әгәр баланы көйләсәләр, бар нәрсәне рөхсәт итсәләр, капризларын үтәсәләр, аның өчен бөтенесен
башкарсалар, берни сорамасалар — ул эгоист һәм ялкау булып үсәчәк.
Әгәр баланы даими сүксәләр һәм тәнкыйтьләсәләр — бала күралмаска өйрәнә.
Баланы һәрвакыт җәберләсәләр — ул кызып китүчән, ачу саклаучан һәм үч алучан булып үсә.
Әгәр гел битәрләсәләр, тиргәсәләр — ул үзен һәрвакыт гаепле тоячак һәм үпкәләүчән, үз-үзенә ышанмаучан булып үсәчәк.
Әгәр баладан даими көлсәләр – ул үз эченә йомыла.
Баланы хупласалар — ул үз-үзенә ышанучан, тыныч кеше булып үсә.
Әгәр бала дус-тату атмосферада үссә — ул мәхәббәтен табарга һәм үзе дә яратырга өйрәнә.
Әгәр баланы мактасалар – ул яхшылыкның кадерен белергә өйрәнә.
Әгәр бала сабырлыкны, түземлекне күреп үссә – ул башкаларны аңларга өйрәнә.
 
1423741883general_pages_12_february_2015_i13747_v_programme_jile_dlya_rossiiskoi_semi_prinyal_odin_chelovek

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: