Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әти-әниләре балаларын онытып калдырган: 10 шаккаткыч очрак!

Фото: pixabay.comБер кеше дә робот түгел. Ялгыш-хаталарыбыз да була инде. Бу тормышта теге яки бу нәрсәне ялгыш кына онытмаган бер кеше дә юк. Кибеттә сөт алырга онытсаң бер хәл әле, ә менә балаңны о...

Фото: pixabay.com
Бер кеше дә робот түгел. Ялгыш-хаталарыбыз да була инде. Бу тормышта теге яки бу нәрсәне ялгыш кына онытмаган бер кеше дә юк. Кибеттә сөт алырга онытсаң бер хәл әле, ә менә балаңны онытып калдырсаң... Баксаң, әти-әниләрнең шундый ялгышлыклары байтак икән. Иң мөһме, ахыры әйбәт тәмамлансын!
1. Әни кеше 2 айлык баласын кибет янында, азык-төлек арбасында онытып калдырган.
Әлеге хәл башка илдә була. Азык-төлек арбасында яткан баланы күршедәге чәчтарашханәдә эшләүче күреп ала. Тиз генә чыгып баланы алып керә, 911 хезмәтенә шалтырата. Бу көнне урамда 40 градуслы эссе була. Бу очракның азагы турында уйлыйсы да килми.
Әни кеше кибеттән чыгып азык-төлекне машинага тутырганда телефон шалтыравына җавап бирә. Баланы машинага утырттым дип уйлап, аның азык-төлек арбасында калганына игътибар итми. Өенә кайткач кына баласының юклыгын күреп, кире кибеткә юнәлә. Биредә аны полиция хезмәткәрләре көтеп торган була инде.
2. Әти-әни 3 яшьлек балаларын ашханәдә онытлар, 150 км киткәч кенә исләренә төшә.
Бер француз гаиләсе Марсель шәһәренә ял итәргә бара торган була. Юл озын булганлыктан ашап алырга дип ашханәгә туктыйлар. Төшке аштан соң кире юлга кузгалалар, тик кызларын шушы ашханәдә оныталар.
Ялгыз калган кызны сәяхәтчеләр күреп ала, полициягә хәбәр итә. Әти-әниләре сәгать ярымнан соң гына хәлне аңлап ала, кире килеп җиткәч гаилә елашып кабаттан кавыша.
3. Әти-әниләре 3 айлык баланы диңгездә, кабартылган матрас өстендә калдырып, кызынырга китә.
Рәхәт кенә кояшта кызынып ятканда гына әти-әни ни эшләгәнен аңлап ала, котлары оча. Бу вакытта кызларын диңгез дулкыны 1,8 км ераклыкка алып киткән була инде.
Коткару хезмәте баланы катер белән эзләп таба. Әле дә ярый ул бу вакытта тыныч кына йоклаган. Шуышып йөри башлаган булса, матрасны әйләндереп батып үләргә дә мөмкин бит.
4. Әти-әни, 4 яшьлек баласын аэропортта онытып калдырып, Парижга очкан.
Бен-Гурион аэропортында 4 яшьлек баланы кибеттә табып алалар. Баксаң, аның әти-әнисе тагын 4 балалары белән Парижга очкан була. Бу вакыйга гел "Один дома" киносына охшаган...
Билетларны соңгы моментта гына алганга күрә, алар самолетның төрле зоналарындагы урыннарга урнаша. Һавага күтәрелгәч кенә 5 баланың юклыгын абайлап алалар. Әле дә ярый кыз исемен-фамилиясен аэропорт хезмәткәрләренә әйтә ала. Аны икенче рейс белән Парижга әти-әнисе янына озаталар.
5. Ир-ат баласын вокзал каршындагы парковкада калдырып, поездда китеп барган.
911 хезмәте куркынган әтидән хәбәр кабул итә: ул баласын машинасының арткы утыргычында онытып, поездда китеп барган була. Бу вакытта ул иң якын станциядә төшеп, баласын алырга дип кире килергә чыга.
Полиция хезмәте машинаны эзләп табып баланы коткара. Бәхеткә, әле 40 минут тирәсе генә узганга, бала белән берни булмаган. 20 минуттан әти кеше дә килеп җитә.
Кызык, ир кеше бу хәлне хатынына сөйләгән микән?
6. Исерек ата фаст-фуд кафесында баласын онытып, өенә йокларга кайтып киткән.
34 яшьлек ир, эш атнасы беткәнен бәйрәм итеп, кафеда баласын оынтып калдыра. Төнге 12нче яртыда күзәтү камералары аша аны кафе хезмәткәрләре күреп ала.
Кыз бала башта урамда әтисе белән басып тора, җырлар җырлый, тротуарда сикерә. Аннары кафега кереп әтисе гамбургер ашый, берүзе генә чыгып, кайту юлына юнәлә. Хезмәткәрләр әйтүенчә, ул бик исерек була, кызы артыннан чыкмакчы булгач аңа кычкырып кына ташлый. Кире керәм дип уйлый күрәсең, тик оныта.
Полиция хезмәткәрләре ярдәмендә кыз әтисенә кире кайтарыла.
7. Әни баласын машина түбәсендә калдырып, 20 км юл уза.
Бу гамәле өчен аны шунда ук кулга алалар. Ул аны аңлап алганда бала машина түбәсендә булмый инде. Бала креслосы белән бергә юл кырыена төшеп калган була.
Әни кеше наркотиклар куллана торган булган. Бәхеткә, бала сау-саләмәт табыла.
8. Ир-атны талый башлагач, ул 3 яшьлек баласын калдырып кача.
Әти кеше кызы белән супермаркеттан кайтып килә торган була. Инде өйнең ишеген ача башлагач аңа пистолет белән янап талый башлый. Җайлы момент булуга әти баласын калдырып йөгерә башлый. Талаучылар өйгә дә кермәкче булып карый, тик ир ишек ачарга өлгермәгән була. Шуннан алар балага бер зыян да салмыйча китеп баралар.
9. Ике хатын, балаларын калдырып, супермаркеттан товар урлый.
Бер арба әйбер җыйганнан соң, 11 яшьлек баланы онытып, кайтырга юнәләләр. Сакчы алардан чек сорый, хатыннар машинага әйберләрне урнаштыргач, акча алып һәм кызлары артыннан кире керәчәкләрен әйтәләр. Берничә сәгатьтән хезмәткәрләр хәлне аңлап алып полициягә мөрәҗәгать итәләр. Кызлардан әниләрен телефон номерын алып шалтыраталар, килеп алырга кушалар. Тик тегеләрнең исләрендә дә булмый.
10. Әни кеше, яраткан пончикларын эзләп йөргәндә, баласын кибеттә оныта.
Сан-Диего шәһәрендә яшәүче хатын 5 айлык баласы һәм сеңлесе белән пончик алырга дип кибеткә юнәлә. Аларның юклыгын белгәч хатын бик кәефсезләнүдән, кондитер бүлегендә автолюлькадагы баласын да онытып чыгып китә.
Һәрвакыттагыча, 911 хезмәте ярдәме белән әни баласына кире кайтарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев