Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әти-әниләргә хөрмәт күрсәтүнең 30 ысулы

Әти-әни - безнең өчен дөньядагы иң газиз, иң кадерле кешеләр. "Балам" диеп, алар һәрвакыт өзелеп тора, җил-яңгырдан саклап, кадерләп үстерә, тәрбияли. Без дә үз чиратыбызда аларга кадер-хөрмәт күрсәте...

Әти-әни - безнең өчен дөньядагы иң газиз, иң кадерле кешеләр. "Балам" диеп, алар һәрвакыт өзелеп тора, җил-яңгырдан саклап, кадерләп үстерә, тәрбияли. Без дә үз чиратыбызда аларга кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш.
Әти-әниләргә хөрмәт күрсәтүнең 30 ысулы:

  1. Телефонны алар яныгызда булганда читкә куеп торыгыз.

  2. Алар әйткән сүзләргә колак салыгыз.

  3. Алар фикерен яклагыз.

  4. Әти-әнигә ихтирам белән карагыз.

  5. Мактагыз!

  6. Әңгәмәдә катнашыгыз.

  7. Яхшы хәбәрләрегез булган очракта, алар белән бүлешегез.

  8. Начар яңалыкларны, киресенчә, аларга әйтмәгез.

  9. Дуслары турында яхшы фикердә булыгыз.

  10. Кылган изгелекләре турында онытмагыз.

  11. Үткәндә калган авыр вакытлар турында искә алмагыз.

  12. Берәр вакыйганы алар кабатлап сөйләсә дә, тәүге кат ишеткән кебек кабул итегез.

  13. Чит нәрсәләр турында әти-әни янәшәсендә сөйләшмәгез.

  14. Фикерләрен түбәнсетмәгез.

  15. Алар сөйләгәндә бүлдермичә, ахырга кадәр тыңлагыз.

  16. Әти-әни янында килешле манерада утырыгыз.

  17. Ничә яшьтә булсалар да, аларга хөрмәтегез кимемәсен.

  18. Киңәшләренә дә колак салыгыз!

  19. Алар безгә караганда күбрәк яшәгән, тәҗрибәләре дә күбрәк.

  20. Сезнең янәшәдә алар үзләрен лидер итеп хис итсен.

  21. Тавышыгызны һич күтәрмәгез!

  22. Юлларын бүлмәгез.

  23. Ашарга утыргач, иң элек алар ризыктан авыз итсен.

  24. Усал карашыгызны әти-әнигә карата кулланмагыз.

  25. Әти-әниегез белән горурланыгыз!

  26. Аларга карата арка белән утырмагыз.

  27. Әти-әниегез турында начар сүз сөйләмәгез.

  28. Һәрвакыт догада булыгыз.

  29. Алар янәшәсендә арыган яки күңелсез кыяфәттә утырмагыз.

  30. Аларны яратыгыз! Яратыгыз! 5903-11503

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев