Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ӘТИЕҢ НИГӘ ЯШЕЛ?

Кечкенә бала ясаган рәсемнәргә карап, күп әти-әниләр пошаманга кала. Йә күк йөзе гел караңгы төстә, йә гаилә әгъзаларының барысы да рәсемгә төшмәгән...Борчылу өчен сәбәпләр булмаска да мөмкин, әмма бе...


Кечкенә бала ясаган рәсемнәргә карап, күп әти-әниләр пошаманга кала. Йә күк йөзе гел караңгы төстә, йә гаилә әгъзаларының барысы да рәсемгә төшмәгән...
Борчылу өчен сәбәпләр булмаска да мөмкин, әмма берничә кагыйдәне белү кирәк:
Әгәр балагыз күк йөзен кызылга буяган икән, хафаланырга ашыкмагыз. Бәлки аның зәңгәр буяулары беткәндер. Шуңа күрә буяу карандашларын һәрчак карап, тикшереп торыгыз. Югалса яки бетсә, җитмәгән төсне тиз арада булдыру ягын карарга кирәк.
– Шулай ук, баланың 3 яшьләргә инде яраткан төсе дә билегеләнә, бу хакта да онытмаска кирәк.
– Рәсем ясалып беткәч тә, андагы һәр төснең ни аңлатканын белергә тырышып утырмагыз. Иң күбе нинди төс кулланылган – шуңа игътибар итү мөһим. Бары бер рәсемне карап кына нәтиҗә ясап куярга да ярамый, ә атна буе “иҗат ителгән шедеврлар”га күзәтү ясау мөһим.
– Бала гаиләсен ясарга ярата икән, бик яхшы. Ә менә кара төстәге әтине, кызыл бабайны күреп, баланы орышырга ярамый. Бу аның фантазиясенә бәйле булырга мөмкин. Баладан ипләп кенә ни өчен шундый төсләргә буяганын сорап карарга кирәк.
– Бала үзен нинди төскә буяган – шуңа игътибар итегез. Ул үзен ничек хис итүенә карап, бу төсләр төрле булырга мөмкин.
– Бала рәсем ясаганда ничә төс куллануына карап, аның эмоциональ халәтен ачыклап була. 4-7 яшьлек балалар гадәттә 5-6 һәм аннан да күбрәк төс куллана башлый. Әгәр бала 1-2 генә төс белән ясарга ярата икән, бу аның тискәре эмоциональ халәттә булу турында сөйли.
– Бала бары тик гади карандаш белән генә ясый, төсле буяулар кулланмый икән, монда борчылу өчен сәбәпләр булырга мөмкин. Баланың тормышына күңелле вакыйгалар, матур хис-кичерешләр җитмәү дә моңа йогынты ясый ала.
Хөрмәтле әти-әниләр, ә сезнең балагыз нинди буяулар куллана?

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев