Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әтиләребезне тәрбиялибез [шаян киңәшләр]

1. Иртә белән.Әтине әкрен генә уятырга кирәк. Бүлмәгә килеп керү белән кычкырма, әтине борыныннан тарта, мендәр белән битенә сукма, югыйсә, аның куркуы бар.Назлы итеп кенә, иркәләп уят әтине! Матур сү...

1. Иртә белән.
Әтине әкрен генә уятырга кирәк. Бүлмәгә килеп керү белән кычкырма, әтине борыныннан тарта, мендәр белән битенә сукма, югыйсә, аның куркуы бар.
Назлы итеп кенә, иркәләп уят әтине! Матур сүзләр әйтеп, бит алмаларыннан "пәп" итеп...
Ашатканда әтинең геркулес боткасы ашыйсы килмәс. Тик шулай да, тырышып кара. Әти футбол карарга яратса:
- Бер кашык Аршавин өчен, бер кашык Роналду өчен... - дип, бер тәлинкә ботканы ашатып бетереп була.
2. Физзарядка.
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл! Әтине ничек тә күбрәк хәрәкәтләндерергә кирәк. "Куып тота алмассың" яки "Ат һәм җайдак" уеннарын уйнап алырга мөмкин. 😊
3. Уйландыру.
Эшкә җыенганда, әти үз ботинкасына карап, оза-а-ак кына катып торуы ихтимал. Бу вакытта аны кума, ашыктырма. Ул бит уйлый! Әйе,уйлый!
- Шундый калын күнне ничек теккәнәр икән? Ә табанны ничек итеп ябыштырганнар? Уйласын әле!😇
4.Йорт эшләре.
Әтинең ботка пешереп карыйсы килер, төймә тагасы булыр.Билгеле, иң беренче тапкыр эшләгән эше килеп чыкмаска да мөмкин. Шулай да, аны гел мактап, үсендереп тор.
- Болай эшлиләрме инде! - дип кычкыруны оныт.
Йомшак кына итеп сөйләшү мөһим.
- Ай-яй , синең кулларың нинди җитез! Кулларың алтын! -дип кат-кат әйтеп тор.
Билгеле, бу киңәшләр бары тик шаяру гына. Әмма, һәр шаяруда дөреслек бар,дигәндәй...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев