Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимур Сөләйманов: «Иң зур көч – сез үзегез»

Биләрдә «Сәләт» форумының өченче сменасы ачылды.

Биләрдә «Сәләт» форумының өченче сменасы ачылды. Уку-укыту сессияләре социаль күнекмәләр, заманча итеп әйтсәк, Soft Skillsка багышланган. Смена кысаларында остаханәләрне Татарстанның әйдәп баручы галимнәре, белгечләре һәм бизнес-тренерлары үткәрәчәк. Форумның төп темалары –тел һәм тарих. Смена дәверендә катнашучылар Биләр җиренең тарихын һәм татар телен өйрәнәчәк.

«Иң зур көч – сез үзегез. Сәләтләрегезне, үзегезне күрсәтегез. Биредә белем алырга омтылучы шулкадәр бала җыелуына мин бик шат», – диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов форум ачылышында. «Сәләт үсә, сез дә аның белән бергә яңа максатларга ирешү һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр аласыз», – дип ассызыклады министр. Бу сүзләргә дәлил буларак, Кырымда Кара диңгездә яңа «Сәләт-Ак Барс» базасында беренче смена баруын да искәртте.

13 июльдә Биләрдә узучы форумда "Сәләт" белән бәйләнгән гаиләләр җыелачак. Аларны «Асыл гаилә» проекты берләштерәчәк. Аның максаты - "Сәләт" гаиләләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыру, «Асылташ» мәктәбеннән һәм «Бәләкәч» клубыннан килгән балаларны форум тирәлеге белән таныштыру, шулай ук катнашучыларның төрле яклап үсүе өчен шартлар тудыру.

Моннан тыш, смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк. Трансляцияләр Сәләтнең ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылачак. Эфирның алып баручысы тарих фәннәре кандидаты, «Сәләт» оешмасы активисты Илсур Нәфыйков булачак.

«Сәләт» форумының өченче сменасы 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев