Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе фантастик әкият әзерли

21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” студиясе “Миһербанлык” спектакле премьерасын күрсәтә.

21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” студиясе “Миһербанлык” спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша.

“Миһербанлык” дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңү, калыпларга буйсынмый, үзең теләгәнчә эшләү һәм хыялларны тормышка ашыру хакында", – дип сөйләде “Могҗиза” студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова.

Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир – Интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан Интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә: урамга алып чыга, тере дуслар белән таныштыра.  

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» Инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнә.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. “Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.
Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15кә җитте. “Могҗиза”ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев